Accessibility links

дүшәмбе, 23 гыйнвар 2017, Казан вакыты 21:56

Казахстанның элекке илчесенә гаепләү белдерелде


Вена – Австрия рәсмиләре Казахстанның элекке илчесе, президент Назарбаевның кияве Рахат Алиевка акча юуда гаепләү белдерде. Алиев илче вазыйфасыннан ике атна элек читләтелгән иде. Ул Нур банкының ике җитәкчесен урлауга катышы булуда һәм башка җинаятләрдә гаепләнә. Рәсми Астана аны үзенә тапшырырга таләп итә. Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, бүген үткәргән интернет конференциясе вакытында, киявенең эше мәхкәмәгә барып җитүен күзәтеп барачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG