Accessibility links

НАТО җитәкчесе Путинның тәкъдименә карата саклык белдерде


Бруссель – НАТОның генерал секретаре Яап де Хуп Схеффер, Русия президенты Владимир Путинның, Азәрбайҗандагы радарны Кушма Штатлар белән бергәләп куллану тәкъдименә, саклык белдерде. Аның фикеренчә, ул станция Иранга артык якын урнашкан:

"Азәри радары, аның мөмкинлекләре турында сүз йөртергә әле иртә. Минемчә, ул без сөйләгән зулым илләренә артык якын урнашкан" диде НАТО җитәкчесе.

Германия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Йенс Плөтнер Путинның тәкъдимен "эшлекле" дип атады. Чехия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Вондра, Азәрбайҗан радары Үзәк Европада төзеләсе корылманы алыштыра алмый, ә бары тик тулыландыра ала, диде.

Азәрбайҗан тышкы эшләр министры Элмар Маммадьяров, Бакы бу тәкъдимне тикшерергә әзер диде.

"Без бу мәсьәләдә сәйләшергә әзер. Без моны 2-яклы да, 3-яклы эшли алабыз" диде Азәрбайҗан тышкы эшләр министры.

Американ президенты Джордж Буш Германиягә килер алдыннан, Прагада тукталып, Чехия рәсмиләре белән, ракета калканының бер өлешен Чехиядә урнаштыру турында сөйләште. 8-лек очрашуыннан соң ул Польшага килде. Калканының икенче өлешен Польшада урнаштыру каралган.
XS
SM
MD
LG