Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово премьеры төбәкнең бәйсезлеге турында БМО карарын кабул итергә чакырды


Приштина – Косово премьер-министры Агим Чеку дөнья җитәкчеләрен төбәкнең бәйсезлегенә юл ачкан БМО карарын кабул итергә чакырды. Әгәр бу юнәлештә якын арада бер адым да ясалмаса, Косово төбәгенә үз юлы белән барырга мөмкинлек бирелергә тиеш, диде ул.

Германиядә үткән 8-лек очрашуында Франсия президенты Николя Саркози, Косовоның бәйсезлек мәсьәләсен БМОның Иминлек Шурасында тавышка куюны ярты елга кичектерергә тәкъдим иткән иде. Бу вакыт эчендә Саркози Русияне төбәккә бәйсезлек бирү крәклегенә күндерергә чакырды. 8-лек җитәкчеләре Саркозиның тәкъдимен хупламады.
XS
SM
MD
LG