Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Ватиканда Рим папасы белән очрашты


Рим – Католик чиркәү җитәкчесе Бенедикт XVI бүген Ватиканда Американ президенты Джордж Бушны кабул итте. Ватикан белдерүенчә, алар Гыйрактагы "борчулы вазгыят" турында сөйләшкән. Рим папасы Бушка Якын көнчыгыш низагына сөйләшүләр нигезендә чишелеш күрергә теләвен әйткән.

Римда бер көнлек сәфәре вакытында Буш Италия премьер-министры Романо Проди белән дә очрашты. Проди җитәкләгән урта-сулчы хөкүмәт Гыйрактагы гәскәрләрен 2006 елда чыгарган иде.

Гыйрак сугышына каршы сулчылар Буш сәфәре вакытында демонстрация үткәрде. Шәһәр үзәгенә меңләгән полиция хезмәткәре китерелде.
XS
SM
MD
LG