Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Саакашвили белән очрашты


Петербур – Халыкара икътисади форум кысаларында Русия президенты Владимир Путин бүген Петербурда Грузия президенты Михаил Саакашвили белән очрашты. Тарафлар ике арадагы мөнәсәбәтләрне яхшырту юнәлешендә бергәләп эшләргә килешкән.

Путин, ике арадагы сәвдәгә салынган чикләүләрнең киләчәктә алыну ихтималын әйткән. Саакашвили, Русия белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру теләген белдергән.

"Без Русия белән нормал генә түгел, ә якын, дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга тиеш. Бер-береңә ихтирам, территориал бөтенлек, үз-ара мәнфәгатьләрне искә алу нигезендә" диде Грузия президенты.

Илләрнең территориал бөтенлегенә килгәндә, Русия президенты, бу мәсәләне бар илләр өчен дә, бер стандартка нигезләнеп хәл итү кирәклегенә басым ясаган.
XS
SM
MD
LG