Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдад Төркияне Гыйракның төньягын утка тотуда гаепли


Багдад – Рәсми Багдад Төркияне Гыйракның төньягын утка тотуда гаепләде. Бу хакта протест хаты Төрек илчесенә тапшырылган.

Гыйрак тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелгәнчә, 6-7 июн көннәрендә Дохук һәм Ирбил шәһәрләре утка тотылу нәтиҗәсендә зур зыян килгән. Бу белдерү Төркиянең Гыйрак җирен утка тотуына беренче ралсау булып тора. Төркия гәскәрләре Гыйрак чиге буенда көрд сугышчыларына каршы киң күләмле хәрби операция үткәрә.
XS
SM
MD
LG