Accessibility links

Назарбаев: Европа Берлеге һәм БДБнең уртак форумы кирәк


Петербур – Петербурда үткән халыкара иктисад форумында Русия президенты Владимир Путин, Дөня сәвдә оешмасы рәвешендә, Евразиянең үз оешмасын төзү ихтималын белдерде. Ул шулай ук, Русия таварларын чит илләргә чыгарганда, рублдә хисаплашуга күчергә чакырды.

Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Үзәк Азия таварларын дөняга чыгаруны җиңеләйтү өчен, Каспи һәм Кара диңгезләрне тоташтырачак канал төзергә тәкъдим итте. Таварларны Русиянең Идел-Дон каналы аша ташуга караганда, бу канал мең чакырымга кыскарак булачак, диде ул. Үзәк Азия һәм Каспи илләре энергия чыганакларына бай, ләкин аларны җиткерү юллары җитми, диде ул.

Назарбаев үзенең чыгышында шулай ук, Европа Берлеге һәм Берләшкән Дәвләтләр Бердәмлегенең даими эшли торган форумын булдырырга чакырды. Күп санлы чишелмәгән мәсьәләр һәм чын казанышлар булмау сәбәпле, Берләшкән Дәвләтләр Бердәмлеге авыр чор кичерә, диде ул.

Петербур җыены кысаларында БДБ җитәкчеләренең рәсми булмаган очрашуы үтте. Русия президенты Таҗыкстан, Грузия, Үзбәкстан президентлары белән очрашты. Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентлары Таулы Карабах мәсьәләсендә сөйләшүләр үткәрде.
XS
SM
MD
LG