Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш: Косово Сербиядән бәйсез булырга тиеш


София - Европа сәфәренең соңгы тукталышы, Болгарстанга килеп, Буш, Косово Сербиядән бәйсез булырга тиеш, дигән белдерү ясады. "Аһтисаари планын гамәлгә куярга вакыт. Америка фикеренчә, Косово бәйсез булырга тиеш" диде ул.

Берләшкән милләтләр оешмасының махсус вәкиле Мартти Аһтисаари тәкъдим иткән планда Косовога, халыкара күзәтү астында, бәйсезлек бирү каралган.

Сербия һәм БМОның Иминлек Шурасында вето хокукына ия булган Русия бу планга кискен каршы чыга.
XS
SM
MD
LG