Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада гадәти корал килешүе тикшерелә


Вена – Австрия башкаласында Европада гадәти корал турындагы килешүгә кергән 30 илнең гадәттән-тыш очрашуы башланды. 4 көнлек очрашу Русия тәкдиме белән үткәрелә. Узган айда Русия бу килешүдә катнашуын туктатып торуын белдерде. Мәскәү НАТО илләренең барысын да килешүнең төзәтелгән өлгесен расларга таләп итә. Алянс исә башта Русиянең үзен Грузия һәм Молдовадагы гаскәрен чыгарырга чакыра.

Вена очрашуында катнашкан Русия төркеме башлыгы Анатолий Антонов "әйдәгез, бу вазгияттә нишләргә икәнен бергәләп хәл итик. Европада гадәти коралны контрол итү мөмкинлеге булсын өчен" диде.

НАТО һәм элекке Варшау пакты илләре арасында 1990 елда төзелгән бу килешү Атлантик океан белән Урал таулары арасында гадәти корал урнаштыруга чикләр билгели. Килешүнең яңартылган өлгесен Русия, Беларус, Казахстан һәм Украина гына раслады.
XS
SM
MD
LG