Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозициясе каршылык чарасы үткәрде


Мурманск -- Оппозициядәге "Башка Русия" хәрәкәте бүген Мурманскида каршылык чарасы үткәрде. Хакимиятләр йөрешне тыю сәбәпле, марш урынына митинг үткәрелгән, анда 150ләп кеше катнашкан. Берләшкән ватандашлар фронтының җирле җитәкчесе Елена Василева сүзләренчә, милиция күп кенә активистларны митинг урынына җибәрмәгән.

Оппозициянең каршылык чарасы бүген Екатеринбурда да үткән. Хәбәрчебез әйтүенчә, анда 100гә якын кеше катнашкан. Тәртипне 300ләп милиция хезмәткәре саклаган.
XS
SM
MD
LG