Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шигыйләрнең изге мәчете шартлатылды


Багдад – Бүген Гыйракның Самарра каласында шигыйләр өчен изге урын саналган Алтын мәчет шартлатылды. Мәчетнең ике манарасы җимерелгән, корбаннар турында хәбәр ителми.

Гыйрак шигыйләре җитәкчесе Али Әс-Систани, бу һөҗүмгә тәнкыйть белдерде, ләкин шигыйләрне тынычлык сакларга, сөнниләрдән үч алу гамәлләрен башламаска чакырды.

Узган елның февралендә булган шартлау нәтиҗәсендә мәчетнең гөмбәзенә зыян килгән иде. Ул шартлаудан соң бар ил буйлап мәсхәб-ара чуалышлар башланды.

Гыйрак премьер-министры Нури Әл-Мәлики көчәйтелгән иминлек чаралары күрергә кушты. "Мин иминлек көчләренә изге урыннарны, низак тудырырга теләвчеләрдән саклау өчен чаралар күрергә куштым. Шулай ук, махсус комиссия төзелде. Мәчетне сакларга тиеш булган кешеләрдән сорау алына. Гаеплеләрне кырыс җәза көтә" диде ул.

Саммара мәчетендә булган шартлаудан соң Багдадта комендант сәгате игълан ителде.
XS
SM
MD
LG