Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатаһ белән Хәмәс арасында бәрелешләр дәвам итә


Гәзза – Берләшкән милләтләрнең ярдәм идарәсе, Гәзза сызыгында ике хезмәткәре үтерелгәннән соң, андагы эшчәнлеген тутктатуы турында белдерде. Бу ике хезмәткәр Фатаһ белән Хәмәс төркемнәре арасындагы бәрелеш утына эләккән дип санала.

Хәмәс төркеме бүген, Гәзза шәһәреннән кала, сызыкның төньягында бар иминлек биналарын үз карамагына алуын белдерде.

Фәләстин президенты һәм Фатаһ җитәкчесе Мәхмүт Аббас бу бәрелешләрне "ахмаклык" дип атады һәм, тагын бер тапкыр, утны туктатырга чакырды. "Бу ут туктатылмаса, Гәззада мәшхәр булачак. Бу бәрелешләр – ахмаклык. Моның барысы өчен дә кулларына корал тоткан кешеләр гаеплде" диде ул.

Дүшәмбедән бирле барган бәрелешләрдә барлыгы 50-дән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG