Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дарига Назарбаева элекке иренең банкын үз контроленә алды


Астана – Казахстан президентының өлкән кызы Дарига Назарбаева Нурбанк хиссәләренең зур өлешен үз контроленә алды. Моңа кәдәр ул аның элекке ире Рахат Алиев карамагында иде. Казахстанның Австриядәге элекке илчесе Рахат Алиев хәзерге вактта Венада, акча юуда гаепләнә. Шушы атнада Дарига аның белән аерылышуын игълан итте. Алиев Казахстанда башка җинаятләрдә дә гаепләнә. Астана аны үзенә тапшырырга таләп итә. Алиев гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG