Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:47

Бала югалган


Әлшәй районында бер бала югалган. Өч яшьлек кызлары белән күрше авылга кунакка барган әти-әнисе аны әбисендә калдырып киткән булганнар. Анысы кичен кызны ияртеп авылына илтә чыга. Турыга барам дип урман аша китә һәм адаша. Урманда төн кунганнан соң баланы әйберләрен сакларга калдырып үзе су эзләргә китә. Килүенә кыз булмый. 69 яшьлек әби аны көне буе эзләгәннән соң авылына кайтып милициягә хәбәр итә. Кызны милиция хезмәткәрләре, Уфадан барган ике төркем коткаручылар эзли. Әлегә нәтиҗәсез.

Мөнир Вафин. Уфа

XS
SM
MD
LG