Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конго студентын үтерүдә шикләнүчеләр гаепләнде


Петербур – Петербурдагы җәмәгәт мәхкәмәсе Конго студенты Роллан Эпоссакны үтерүдә шикләнелгән 4 кешегә гаепләү карары чыгарды. Гаепләвчеләр мәгълүмәтенә караганда, бу үтерүнең милләт-ара нәфрәт нигезендә башкарылганы исбатланган.

Роллан Эпоссак 2005 елның 9 сентяберендә ваһшиләрчә кыйналган булган. Алган җәрәхәтләрдән ул берничә көннән вафат булган.

XS
SM
MD
LG