Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада театр сәхнәсе күргәзмәсе ачылды


Прага – Чехия башкаласында бүген сәхнә сәнгате һәм театр архитектурасына багышланган халыкара күргәзмә ачылды. "Pražské Quadriennale" дип аталган бу күргәзмә 1967 елдан бирле, 4 елга бер үткәрелә һәм сәхнә бизәлеше өлкәсендә дөньяда бердән-бер шундый зур чара булып тора. Быелгы күргәзмәдә 60-лап илдән килгән театр белгечләре, сәхнә бизәү осталары катнаша. Алар арасында Татарстан театрлары вәкилләре дә бар.
XS
SM
MD
LG