Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австриядә Русия ватандашы тоткарланган


Вена – Австриядә күзләүдә шикләнелгән Русия ватандашы тоткарланган. Бу турыда бүген Австрия прокуратурасы хәбәр итте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу кеше бер Австрия хәрбиеннән яшерен документлар алуда гаепләнә. Австрия хәрбие шулай ук тоткарланган.

Русиянең Тышкы эшләр министрлыгы бу уңайдан Венага протест юллады. Министрлык сүзесе Михаил Камынин сүзләренчә, бу кеше Росавиакосмос хезмәткәре, Берләшкән Милләтләрнең галәм өйрәнү комиссиясе утырышына килгән рәсми төркемгә кергән булган.
XS
SM
MD
LG