Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта мәчет ачылды


Башкортстанныңн Уфадан кала икенче зур шәhәре булган Стәрлетамакта жомга конне истәлекле вакыйга булды. Берничә ел дәвамында төзелгэн мәhабәт мәчет ачылды анда. Берьюлы 800 кешене сыйдыра алырлык зур залыннан тыш, мәдрәсә булмәләре, китапханәсе, шулай ук ашханәсе, башка булмәләре дэ бар аның. Стжрлетамак шәhәре имам-мохтәсибе Ришат хәзрәт Рафиков әйтуенчә, бар кала мөселманнары күптән коткән хыял тормышка ашты.

“Стәрлетамак шәһәрендә мона кадэр мондый зур мәчет булмаса да, гыйбадәт кылу урыннары hэм мәдрәсә бар иде, - ди ул. - Гарәпчә язуны өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус курслар 15 еллап эшләп килде. Андагы ике төркемдә барлыгы 30 кеше дәресләр ала иде. Әмма зур мәчет булмау куңелне кырып торды. Аны тозеп бету чынлап та зур тарихи вакыйга”.

Стәрлетамак шәһәрендәге мәчет республикадагы иң зур мәчетләрнең берсе булды. Әллә кайдан ук ялт итеп торган ап-ак hәм кызыл төстәге мәһабәт Аллаһ йорты болай да бар Русиядэ матурлыгы белән дан алган Стәрлетамакны тагын да ямьләде, дип белдерә кала халкы да.



Имам-мохтасиб Ришат хәзрәт Рафиков Стәрлетамак шәһәрендэ моселманнарнын торган саен күбрәк дингә тартылуын зур канәгатьләнү белән сөйли.«Мәчетебезгә киләчәктә тагын да күбрәк яшьләребез гыйбадәт кылырга йөри башлар, бары тик динебез исламга тартылып кына, замана чирләреннән котыла алырбыз һәм халкыбызның электән килгән яхшы сыйфатларын саклап кала алырбыз», – дип белдерде Ришат хәзрәт.



















XS
SM
MD
LG