Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда “Салават җыены” башлана


Башкортстанда бу көннәрдә иң мөhим чараларынын берсе – Салават җыены башланып китте. Хокумәтнең каты контроле астында эзерләгән бу бәйрәмдә республика житәкчеләре дә катнаша.

Соңгы елларда Башкортстанда даими уткәрелүче “Салават җыены” бәйрәме быел зур күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Чакмагыш районында оештырыла. Башкортның милли батыры Салават Юлаев хөрмәтенә үкәрелүе бу бәйрәм быел 15-17 июнь көннәренә тәгаенләнгән иде. Җомга көнне Чакмагышка кунаклар килә дә башлады инде. Анда Татарстаннан, Мәскәудән, Санкт-Петербургтан, шулай ук Башкортстанга чиктәш өлкәләрдән бик куп кунаклар чакырылды.



“Салават җыены” республика халык авыз иҗаты бәйрәме берничә көн дәвам иткән милли бәйрәм Сабантуйны хәтерләтә. Анын төп чарасы 16 июнь көнне утәчәк. Бәйрәм кысаларында “Салават җыены батыры”, “Чая кызлар” ярышлары, чәчәннәр бәйгесе оештырыла. Шулай ук анда Сабантуйларда оештырыла торган спорт ярышлары - колга буйлап йөрү, капчык белән бәрешү, С.Юлаев исемендәге бүләккә милли көрәш бәйгеләре үтәчәк. “Иң яхшы тирмә” дигән ярышмада катнашучылар да байтак булыр дип көтелә быел. Республиканың кырыкка якын районы вәкилләре, үз тирмәләрен күрсәтү өчен, гаризалар биргән анда.

Салават җыены” бәйрәме бәйгеләренә әзерлек өч этапта үтте. Иң элек аңа дәгъвачыларны сайлау турлары республика районнарында һәм шәһәрләрендә алып барылды. Бу җыенда катнашырга дәгъва итүчеләрне сайлап алуны да районнарда һәм шәһәрләрдәге оештыру комитетлары вәкилләре оештырды. Быел бәйгедә катнашу өчен 17 егет һәм 19 кыз сайлап алынды.



Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы җитәкчеләре белдерүенчә, “Салават җыены” бәйрәме быел тагын да колачлырак үтәчәк. Элеге жыенның ел да үткәрелүенә ризасызлык белдеручеләр дә юк түгел. Чөнки ул бик күп чыгымнар таләп итә. Ә чыгымнарның күп өлешен республика районнарына, төрле ширкәтләргә hәм болай да зур авырлыклар кичерүче авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәренә йөклиләр.

Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG