Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс Сердюков белән очрашты


Бруссель – Бүген Бруссельдә Кушма Штатлар һәм Русиянең саклану министрлары Роберт Гейтс белән Анатолий Сердюков очрашты. Гейтс бу очрашуны "җылы һәм эшлекле" дип атады. Ләкин анда АКШның Европада ракета калканы урнаштыру мәсьәләсенең күтәрелмәвенә гәҗәпләнү белдерде.

Бруссель очрашуы алдыннан Гейтс Кушма Штатлар бу планны тормышка ашыруын дәвам итәчәк, дигән иде. Русиянең азәрбайҗандагы радарны куллану тәкъдимен ул "өстәмә мөмкинлек" дип атады.
XS
SM
MD
LG