Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:40

Европада гадәти корал килешүенә багышланган конференсия нәтиҗәсез тәмамланды


Вена – Европада гадәти корал турындагы килешүгә багышланган конференция нәтиҗәсез тәмамланды. Австрия башкаласында 4 көн барган бу чара Русия тәкъдиме белән оештырылган иде. Күптән түгел Мәскәү бу килешүдә катнашыун туктатып тору турында белдергән иде. Русия, килешүнең төзәтелгән өлгесенең НАТОның бар илләре тарафыннан да имзалануын таләп итә. Альянс җитәкчеләре исә башта Русияне Грузия һәм Молдовадан гаскәрен чыгарырга таләп итә.

XS
SM
MD
LG