Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда шартлау: 35 кеше һәлак булды


Әфган башкаласында бүген полиция автобусы шартлады, 35 полициә хезмәткәре һәлак булды, тирә-яктагы машиналарга зиян килде. Эчке эшләр министрлыгы матбугат вәкиле Земараи Башари, радиобызга, шартлау – интихар һөҗүменә охшаган, дип белдерде:

"Иң соңгы саннарга караганда, һөҗүмдә 35 кеше һәлак булган, 52се яраланган. Зиян күрүчеләр арасында тыныч халык та бар, әмма төгәл саннарны әлегә әйтә алмыйм. Шартлау интихар һөҗүме булуга охшаган. Интихарчы үз үзен шартлаткан."

Әмма полиция, мондый каты шартлауны бер генә интихарчы оештыра алмас иде, дип белдерде. Җәрәһәт алучылар арасында шулай ук бер Япон, бер Көньяк Кореялы һәм ике Пакистан ватандашы бар. Европа Берлеге һөҗүмне кискен тәңкыйтләп чыкты.
XS
SM
MD
LG