Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вәкиле Пхеньян атом реакторының берничә атнадан ябылу мөмкинлеген белдерә


АКШның атом сөйләшүләре вәкиле Кристофер Һилл бүген Кытай башкаласында Төньяк Кореаның төп атом реакторын туктату берничә атна эчендә үк булырга мөмкин дип белдерде. Әлегә расланмаган бер хәбәргә караганда исә, Төньяк Кореаның исеме аталмаган бер рәсмие Төньяк Кореа үзенең атом реакторын июль аеның икенче яртысында ябарга җыена дип белдерде. Ул рәсминең реакторны япканда техник мәсьәләләр өчен бер ай вакыт кирәк булачак дигән сүзләре китерелә. Халыкара Атом Энергия Идарәсе үз белгечләре төркеменең киләсе атнада Пхеньянга барачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG