Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Кеше Хокуклары Шурасы Беларусь белән Кубаны махсус тикшерүләрне туктата


БМОның Кеше Хокуклары Шурасы Беларусь белән Кубаны кеше хокуклары торышы махсус игътибар белән тикшерелүче илләр исемлегеннән чыгарырга килеште. Швецариянең Женева шәһәрендә 47 әгъза илдән торган шурада Беларусь белән Кубадагы кеше хокуклары торышын тикшергән күзәтүчеләр яңадан билгеләнмәде. Русия Беларусны тикшерүчеләрнең мөддәтен туктатуны таләп иткән дип хәбәр ителә. Беларус белән Куба бигрәк тә сәяси хокукларны кысуда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG