Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Син кайда?" Фәйзрахман Мөхәммәтюсуповның улларын, дәү әнисенең туганннарын Ирина Петренко эзли


Русиянең “1нче канал”ында менә инде берничә ел “Жди меня”дип аталган, югалган кешеләрне эзләп табу буенча телевизион тапшыруы эшләп килә. Югалганнарны эзләүче, Илгизәр Шәрәфетдинов алар белән хезмәттәшлек итә икән. Ул бик күп татарстанлыларның югалган туганнарын табарга ярдәм иткән. Ә бер-берсен эзләгән һәм күрешүгә өметләрен өзмәгәннәр, Татарстанда гына да 5 мең булуы мәгълүм, ди ул .

“Жди меня” тапшырулары бик күп кешеләргә төрле сугышларда югалган туганннарын, фронтташ дусларын табырга ярдәм итте. Бу проблема бүген дә әле бик актуаль.Чөнки милләттәшләребез, узган гасыр башында илдән чыгып киткән туганннары, аларның оныклары, үзләренең чит илләрдә яшәгән кардәшләрен табу өметен өзмиләр, үзләренең туганннарын эзләүдән туктамыйлар.

Илгизәр Шәрәфетдинов сөйли.

“Америка Кушма Штатларыннан эзләнүчеләр бик күп. Бу хатны Ирина Петренко язган. Ул үзенең дәү әнисе, Мөхәммәтюсупова Мәрьямбану Фәйзрахман кызының туганннарын эзли. Ул 1905 елның 12 мартында Арча районының Кызыл Яр авылында туган һәм 1979 елны үлгән. Аның әтисе Фәйзрахман Мөхәммәтюсуп улы үзенең 10 уллары белән Франциягә киткән булганнар. Әмма ул поездда барганда ук, салкын тидереп авырудан, юлда вафат була. Аларның әниләре Мөхәмәтюсупова Сәгәдатбану Галим кызы, ул да шул ук елны вафат була.

Ә менә Мәрьямбану Мөхәммәтюсупова сугыш вакытында гаиләсе белән Урта Азия илләрендә яшәгәннәр.

Ташкентта яшәүче Мәрьямбану Фәйзрахман кызы гаиләсенә 1979 елда Ташкент шәһәренең КГБ хезмәткәрләре әйткән була, аларны чит илдән аларны туганнары эзләүләре турында. 1980 елда 20 ел буе чит ил вәкиле хезмәткәре аның әбисен эзләве турында белдереп яза Ирина Петренко. Әмма аларга сөйләшергә мөмкинчелек булмаган. Һәм ул 1991 елда Милли куркынычсызлык хезмәтенә мөрәҗәгать иткән булган. Әмма Ташкентта аларның туганнарының яшәве турында әйтә алмаганннар. Ә Иринаның хәтерендә калган аның дәү әнисенең сөйләве: Сугыш вакытында Мәрьямбану Фәйзрахманованы КГБ га чакырып, аңа һәм аның кызына киемнәр һәм американ тушенкасы белән ике посылка килүе турында сөйләгәне хәтерендә . Һәм шулай ук Ирина, Нормандия Немо самолетының Кызыл Яр авылына килеп төшеп, андагы кешеләрнең дәү әнисен эзләгәннәре турында билгеле булуын әйтә. Менә шул Ирина Петренко дәүәнисенең туганнарын эзли.

Татарстанда шушы көннәрдә “Жди меня” тапшыруының филиалы эшли башлаячак.

“Республика һәм Казан шәһәре җитәкчеләре бу мәсьәләгә уңай карый. Бина табарга ярдәм итәргә ышандырдылар, ди Илгизәр Шәрәфетдинов. Илгизәр әфәнде “Безнең гәҗит” гәҗите белән дә хезмәттәшлек итә башлаган.

Ә “Азатлык” радиосын бөтен татар дөньясы тыңлый ала. Шуңа күрә, югалган милләттәшләрне эзләп табуда Азатлык радиосы да берникадәр мәгълүмат чарасы булып торыр иде, ди ул.

Һәм “Жди меня” телевизион тапшыруының интернетта үзенең сәхифәсе бар. Анда һәркем кереп үзенең кемне эзләүе турында мәгълүмат калдыра ала. “Азатлык” радиосының интернеттагы сәхифәсе белән кызыксынучылар да кемне кайдан эзләү турында хәбәр таба алалар .

Хөрмәтле радио тыңлаучылар, Азатлык радиосында ишетелгән “Син кайда” тапшыруын радионың интернеттагы сәхифәсеннән дә табып була. Интернеттагы сәхифәнең адресы www.azatliq.org дип атала.

Дөнья җимерелсә дә, бер- берегезне эзләп табу өметеннән өзелмәгез, эзләүдән туктамагыз.

Азатлык радиосы, Мәликә Басыйр, Казан

XS
SM
MD
LG