Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косовога үзидәрәгә тиң автономия бирергә әзер


Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич Белград Сербиядән аерылырга теләүче Косовоның статусы турында килешүгә әзер диде. Еремич моны Афинда Греция тышкы эшләр министры Дора Бакояннис белән очрашуда әйтте. Франс Пресс хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Еремич Сербия суверенлыгыннан һәм территориаль бөтенлегеннән чигенә алмый, шулай да Белград бу көньяк төбәгебезгә үзидарәгә тиң берәр автономия бирергә әзер дип әйткән.
XS
SM
MD
LG