Accessibility links

Табигатне яклаучы оешма диңгез суыннан тозны аеруга каршы


Табигый мөхитне яклаучы күренекле төркем су кытлыгын чишкәндә диңгез суыннан тозны аерып төче су ясау дөрес ысул түгел дип белдерде. Табигать Өчен Дөньякүләм Вакыф дип аталган бу төркемнең яңа хисабында тозны аеру климат үзгәрешен тизләтергә мөмкин, чөнки бу эш бик күп энергия сарыф итә, япма тәьсире бирүче газларны арттыра, һәм диңгез тормышын җимерә диелә. Бу вакыф исәпләвенчә дөньяда бер меңләп төче су җитештерү корылмасы бар.
XS
SM
MD
LG