Accessibility links

АКШ БМО Кеше Хокуклары Шурасының Беларусь белән Кубага игътибарны киметүенә борчыла


Кушма Штатлар БМОның яңа Кеше Хокуклары Шурасының Беларусь белән Кубадагы кеше хокуклары торышын күзәтүче бәйсез белгечләрнең мөддәтен озайтмау карарын аңламавы турында белдерә. Дәүләт Департаменты сүзчесе Шин МакКормак Беларус белән Куба дөньяда кеше хокукларын иң тупас бозучы илләр рәтенә керә диде. МакКормак Кеше Хокуклары Шурасының Беларусь белән Кубаны махсус игътибар белән күзәтүне туктатуга юл куючы бу карарын тәнкыйтләде. Моңарчы да Шура эшчәнлегенә борчылу белдергән Кушма Штатлар бу Шурада әгъза түгел, ә күзәтүче буларак кына катнаша.
XS
SM
MD
LG