Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Косово турындагы һәртөрле карарга риза түгел


Русия премьер-министрының беренче урынбасары Дмитрий Медьведев Русия Косовоның киләчәк статусы турында һәртөрле карарны кабул итә алмый диде. БМОның Косовога Европа күзәтүе астындагы бәйсезлек бирү планы турында Медьведев Европа сәяси экспериментлар өчен артык кечкенә дип әйтте. Бүген Римда энергия конференциясендә чыгыш ясаган Медьведев Косовоның киләчәк статусы турындагы килешү барлык тарафларның мәнфәгатләрен исәпкә алырга тиеш диде.
XS
SM
MD
LG