Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия үз гаскәрләренә Гыйракның төньягына керүне рөхсәт итәчәк


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоан Төркия хөкүмәте хәрбиләргә Көрдстан Эшчеләр Фиркәсе ПКК сугышчыларын юк итү өчен кирәк булган очракта чик аша Гыйракның төньягына үтеп кереп анда хәрби чаралар үткәрү вәкаләте бирәчәк диде. Ройтерс хәбәр агентлыгы Эрдоанның бу мәсәләне карау дәвам итә дигән сүзләрен китерә. Анкара берничә мәртәбә АКШ һәм Гыйрак хакимиятләрен Гыйракның төньягындагы көрд җирләреннән Төркиягә һөҗүмнәр оештыручы ПККны авызлыкларга чакырды.
XS
SM
MD
LG