Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Косово сөйләшүләрен дәвам итү резолюциясенә каршы


Русия Сербиядән аерылырга теләүче Косово белән Сербия арасында Косовоның киләчәк статусы турында сөйләшүләргә күбрәк вакыт бирү өчен Косовога күзәтү астындагы бәйсезлек бирүне кичектерү турында БМО Иминлек Шурасының үзгәртелгән резолюциясе белән килешмәвен белдерде. БМОдагы Русия илчесе Виталий Чуркинның Мәскәү яңа резолюция өлгесен кабул итә алмый дигән сүзләре китерелә. Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге илләре әзерләгән яңа резолюция өлгесендә Косово албаннары белән сербларга Косовоның киләчәге турында уртак фикергә килү өчен өстәмә 4 ай вакыт бирү тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG