Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан Кабулда һөҗүмнәрне арттырачагын белдерә


Талибан сүзчесе Азатлык хәбәрчесенә сугышчылар үз ысулларын үзгәртә һәм хәзер Кабулдагы һөҗүмнәргә зуррак игътибар биреләчәк дип белдерде. Талибан сүзчесе билгесез урыннан Азатлык радиосына телефон аша интервьюда Кабулдагы һөҗүмнәр Талибанның иң тәьсирле чаралары булып килә диде. Әфганстан эчке эшләр министрлыгы Кабулда интихарчы һөҗүмнәренә юл куймас өчен шәһәргә илтүче юлларда тикшерүләр көчәйтәтелә ди. НАТО әфган иминлек көчләре белән хезмәттәшлекне арттырачагын, әмма илдәге хәрби стратегиясен үзгәртмиячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG