Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Президент НТВ белән мәхкәмәләшә


Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов НТВ компаниясен мәхкәмәгә биргән иде. Ул 15 нче март булган “Максимум” тапшыруы рухи зыян салды дип телевизион каналны, тапшыруны әзерләп алып барган журналист Глеб Пьяных, шулай ук сюжетта катнашкан оппозиция лидерларының берсе Рәмил Бигнов, Башкортстан парламенты депутаты Геннадий Шабаевларны Уфаның Калинин районы мәхкәмәсенә бирде. НТВ, журналист һәм Бигновлар Мәскәүдә теркәлсә дә, Рәхимов аларны Шабаев теркәлгән район мәхкәмәсенә бирде. Мәхкәмәгә бирелгән як Шабаевның сүзләре гаепләрлек түгел, аны Башкортстан мәхкәмәсенә бирү өчен махсус өстәделәр дип саный. НТВ төп гаепле дип үзен санап, моны Мәскәүдә карауны сораган иде. Әлеге мәсъәләгә багышланган мәхкәмә утырышы булды. Анда НТВның соравы канәгатьләндерелмәде.

XS
SM
MD
LG