Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи Талибанның янауларын кире кага


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи Талибан Әфганстандагы иминлеккә озак вакыт куркыныч тудыра алмыячак дип белдерде. Би-Би-Си хәбәрчесе белән әңгәмәдә Карзаи Талибанның башкала кабулда һөҗүмнәрне арттыру белән янауларын кире какты. Карзаи Талибан сугышчылары бомбалар шартлатуга гына сәләтле, алар хөкүмәткә зур куркыныч тудыра алырлык көчкә ия түгел диде. Ул шулай ук халыкара көчләрне тыныч әфганлыларны үтерүләргә юл куймау өчен ныграк тырышырга чакырды.
XS
SM
MD
LG