Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда НАТО бомбалауларында 25 цивиль, 20 сугышчы һәлак булды


Әфганстанның көньягындагы Һелманд виләятендә НАТО һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә тыныч халыктан 25 кешенең һәм сугышчы дип шикләнелгән 20 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителә. Төбәк полициясе башлыгы Мөхәммәт Хөсәин Андивал Герешк районында пәнҗешәмбе кичендә сугышчылар полициягә һөҗүм итте һәм тыныч халыкның йортларына сыенды диде. Полиция әйтүенчә, цивиль корбаннар арасында күп кенә хатын-кызлар һәм балалар да бар. НАТО көчләре андый һава һөҗүме булганлыгын раслады һәм тыныч халык арасында азсанлы корбаннар булуы турындагы хәбәрләрне тикшерүен белдерде.
XS
SM
MD
LG