Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:47

Бритиш Петролеум Себердәге газ ятмасыннан чигенә


Бритиш Петролеум Себердәге газ ятмаларындагы үз өлешен Русиянең Газпром дәүләт ширкәтенә сатарга ризалашуы турында белдерде. Бритиш Петролеум белдерүенә караганда, Газпром Ковытка табигый газ ятмасының Британия карамагындагы 63 проценты өчен 900 миллион доллар түлиячәк. Бу Мәскәү Кремленең Русиядәге энергия ятмаларына контролен тагын да көчәйтүче адым дип карала.

XS
SM
MD
LG