Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:33

Меркель Европа Берлеген реформалау килешүен алга сөрә


Германия Канцлеры Ангела Меркель 27 әгъзадан торган Европа Берлеген реформалау турындагы яңа килешүгә Польша белән Британиянең каршылыгын бетерү өчен тырыша. Бүген Брюссельдә Берлек саммитының икенче көнен башлаганда Меркель бу проблемаларны чишү өчен барлык әгъза илләр дә тырыша диде. "Без каты тырышабыз. Проблемалар әлегә чишелмәгән. Әмма һәркем мөмкин булган кәдәр тырыша" диде Меркель. Берлектә рәислек итүче Германия канцлеры Меркель тәкъдим ителгән килешүгә каршылык белдергән Польша, Британия, Чехия һәм Һолландия җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрде.

XS
SM
MD
LG