Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шарм әш-Шәйхтә Израиль һәм Фәләстин җитәкчеләре очраша


Шарм әш-Шәйх – Мысырның Шарм әш-Шәйх шәһәрендә Израиль премьер-министры Эхүд Ольмерт Фәләстин президенты Мәхмүт Аббас белән очраша. Мысыр президенты Хөсни Мәбәрәк тәкъдиме белән үткәрелгән очрашуда Үрдүн патшасы Абдулла да катнаша.

Якшәмбедә Израиль 350 миллион доллар салым керемнәрен Аббас хөкүмәтенә тапшырырга карар итте. Үрдүннең көнбатыш ярында тупланган бу салымнар, Хәмәс Газзә сызыгын басып алганнан соң, туңдырылган иде.
XS
SM
MD
LG