Гәзза – Израиль хәрбиен тотык итеп алган Фәләстин сугышчылары, аның тавышы язылган язманы таратты. 1 ел элек тотык итеп алынган Гилад Шалит, үзенең сәләмәтлегенә зарлана, медицина ярдәме сорый. Ул шулай ук, Израиль хөкүмәте аның язмышы белән кызыксынмый, дигән үкенеч белдерә:
"Минем дә әти-әнием булган кебек, меңлгән Фәләстин тотыкларының да, үз улларын көтүче әти-әниләре бар. Минем, хөкүмәт минем белән кызыксыныр, мөҗәхетдиннәрнең таләпләренә җавап бирер дигән өметем бик зур иде" диде Израиль солдаты.
Гилад Шалитның бу мөрәҗәгатен Израиль телевидениесе тапшырды. 1 ел элек Гәзза сызыгында урланганнан бирле, аннан бүгенгә кәдәр бер хәбәр дә юк иде.