Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тотык итеп алынган BBC хәбәрчесе аны азат итер өчен көч кулланмаска чакыра


Дубаи – BBС хәбәрчесе Алан Джонстонны урлаучылар Интерентта аның яңа видео язмасын урнаштырды. Ул анда шартлаткыч кигән кебек күренә, һәм аны азат итү өчен көч кулланмаска чакыра:

"Мин Хәмәс хәрәкәтенә һәм Британ хөкүмәтенә мөрәҗәгат итәм – мине коткару өчен көч кулланмагыз. BBC һәм бар Британарны бу мөрәҗәгәтне хупларга чакырам. Күрәсең сөйләшүләргә кайтырга кирәк. Миңа, алар уңышлы бара диделәр" ди BBC хәбәрчесе.

Алан Джонстон 12 март көнне Гәзза сызыгында урланган иде. Аны тоткарлаган "Ислам Армиясе" дип аталган бер Фәләстин төркеме, Британ төрмәләрендә утырган бар мөселман тоткыннарын азат итергә таләп итә.
XS
SM
MD
LG