Accessibility links

Гыйракта 30дан артык кеше һәлак булган


Багдад – Гыйракта булган террор гамәлләре нәтиҗәсендә бүген 30дан артык кеше һәлак булган, дистәләгәне яраланган.

Төнайктагы Байжи шәһәрендә интиһарчы полиция бүлеге янында бензин машинасын шартлаткан, кимендә 18 кеше һәлак булган. Һилла каласында булган интиһар һөҗүмдә 8 кеше үлгән. Багдад кунаханәсендә булган шартлауда – тагын 7 кеше.

Американ рәсмиләре бүген Гыйракта 2 хәрбиенең һәлак булуын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG