Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО җитәкчесе Мәскәүгә килә


Мәскәү – НАТО генераль секретаре Яап де Хуп Схеффер сишәмбедә Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин белән очраша. Көн тәртибендә Кушма Штатларның Европада ракета калканы урнаштыру планы торыр дип көтелә. Альянс җитәкчесе Мәскәүгә НАТО-Русия шурасы очрашуына килә. Дүшәмбедә ул Петербурда Федерация Шурасы рәисе Сергей Миронов белән очрашты.
XS
SM
MD
LG