Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:34

Лавров НАТОны беряклы адымнарга бармаска чакырды


Мәскәү – Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров НАТОны Русиянең иминлегенә зыян китерәчәк беряклы адымнарга бармаска чакырды:

"Бер-береңнең тотрыклыгын һәм иминлеген сакларга, үз иминлегеңне башкаларныкы хакына ныгытмаска кирәк" диде Русия министры.

Бү сүзләрен Лавров бүген Мәскәүдә НАТО җитәкчесе Яап де Хооп Схеффер белән очрашу алдыннан әйтте. Тарафлар НАТО белән Русия арасындагы каршылыклар турында сөйләшүләрне дәвам итергә килеште.

Яап де Хооп Схеффер бүген Русия президенты Владимир Путин белән дә очрашты.

XS
SM
MD
LG