Accessibility links

Кайнар хәбәр

4-лек сөйләшүе рәсми белдерүсез тәмамланды


Иерусалем – Якын Көнчыгыштагы 4 арадашчы – Европа Берлеге, Берләшкән Милләтләр, Кушма Штатлар һәм Русиянең бүген Иерусалемда үткән очрашуы рәсми белдерүсез тәмамланды.

Очрашуда, Хәмас төркеме Гәзза сызыгының зур өлешен басып алганнан соң, төбәктә килеп туган вазгыят тикшерелде.

Бүген Израильгә Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров та килде. Израиль рәсмиләре белән очрашканнан соң ул Рамаллага барып Фәләстин җитәкчесе Мәхмүт Аббас белән очраша.
XS
SM
MD
LG