Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:49

Понте Европа Берлеген Сербия белән сөйләшмәскә чакыра


Бруссель – Сугыш җинаятләре мәхкәмәсенең баш прокуроры Карла дель Понте Европа Берлеген Сербия белән якынаю турында сөйләшүләрдән тотылып торырга чакырды. Бүген Брусельдә Берлекнең тышкы эшләр комитетында ул болай диде:

"Европа Берлеге принциплары нигезендә, Радко Младич кулга алынмый торып һәм мәхкәмә белән тулы хезмәттәшлек булмый торып, Сербия белән якынаю турында килешү имзаланырга тиеш түгел" диде Карла дель Понте.

Серб хакимиятләре Босния сербларының элекке генералы Здравко Толимирны кулга алып мәхкәмәгә тапшырганнан соң, Европа Берлеге күптән түгел Сербия белән якынаю турында сөйләшүләр башлаган иде.

XS
SM
MD
LG