Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бесланда зыян күрүчеләр Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгәт иткән


Беслан – Бесландагы террор гамәле вакытында зыян күрүчеләр Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаят белән мөрәҗәгәт иткән. "Беслан авазы" комитеты рәисе Элла Кесаева сүзләренчә, бу документны 89 кеше имзалаган. Алар Русия хакимиятләре кешеләрнең иминлеген тәемин итмәү, мәктәпне тиешле сакламау аркасында, үз хокукларының бозулуы турында белдерә. Шикаяттә компенсация күләме әлегә китерелмәгән.
XS
SM
MD
LG