Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:02

Самарда 19-нчы Сабантуй узды


Самара өлкәсендәге аулларда Сабантуйлар узгач, Самарның үзендә йомгаклау Сабантуе уза. Быел да шәһәрнең Гагарин паркында узган шимбә көнне татар дөньясы гөрләп торды. Паркның стадионында татар көрәшен өстен күрүчеләр гөҗләп торсалар, күл буендагы сәхнә тирәсен күбрәк хатын- кызлар чорнап алган иде, ә инде тәннәрендәге көчне, йөрәкләрендәге дәртне кая куярга белмәгәннәр, көне- буе бию мәйданында тыпырдаттылар да, төрле уеннарда катнашып кыйммәтле бүләкләргә дә лаек булдылар.

Самара Сабантуена һәр елны Татарстанның бер районы килә. Быел Бавлы районы килде. Паркның бер мәйданын алар биләп көне буе үзләренең музыкаль программаларын яңгыраттылар. Быел Баулылар Самара өчен яңалык та алып килгәннәр иде әле. Яшел хәтфә эчендә өч милли йорт торгызылган- татар, чуаш, мукшы йортлары. Шул йорт тирәсендә милли мохит тудырылып, кунакларны татарлар чәк-чәк һәм башка бик күп милли ризыклар белән каршы алсалар, чуашлар үзләренең милли ризыклары - сыра белән сыйладылар.

Самар өлкәсендә традицион татар рухы кайнап торган төбәкләр бар. Алар – Иске Ярмәк, Камышлы, Денис, Гали. Ә менә чеп- чи рус мохите булган Сызран, Нефтегорск шәһәрләрендә дә татар сәнгате борын чиертә башлавы сөенечле хәл. Сызранлылар Самарга икенче тапкыр киләләр һәм, әйтергә кирәк, быелгы программалары инде һөнәрмәндләр янәшәсендә дияргә була. Үзенчәлеге шунда ки, Сызран үзешчәннәрендә катнашкан һәр кеше моңа кадәр җырлау түгел, гади генә телдә сөйләшә дә белмәгәннәр. Җәмгыять директоры Галиулла абый Габдрәшитов аларны баштан сөйләшергә өйрәткән, тел шомартылган, ә инде Сызран татар байлары үз артистларын татарча киендерергә акчаны кызганмаганнар.

Тагын бер көтелмәгән куаныч. Быел өлкә Сабантуенда беренче мәртәбә Нефтегорск татар үзешчән коллективы чыгыш ясады. Болар әле милли кием тектерү биеклегенә күтәрелә алмаганнар, ләкин дә рус баянчысы җитәкчелегендә татар моңнарын сиптерергә өйрәнеп киләләр.

Коллектив җитәкчесе Бриллиант ханым олы яшьтәге кеше, тамыры Татарстанның Сарманыннан булып чыкты :

“ Без бу эшне өчәү башлап җибәрдек. Җырлы район Сарманнан без ирем белән, гаиләдә 7 бала үстек. Җиденең өчесе - гармунчы, калганнарыбыз – җырчы. Җыр сәхнәгә чакырды. Рус арасында 44 ел яшибез. Рус җирендә югалып калдык дип куркып йөргән идем. Җыр төркемен оештыргач, ул хис югала бара. Музыкаль җитәкчебез рус кешесе, нотаны белә, ә йөрәге аның барыбер татарча сыкрамый, йөрәк аша үткәрә алмый. Зөфәр Иваев бар! Менә аны кулланасы иде.”

Бриллиант ханымның йөрәге тулы зар. Музыкаль җитәкчеләре итеп татар кешесен күрәсе килә, шәһәрдә татарларга аерым зиярәт бирмиләр. Бик күп хатлар яза, ләкин дә аның хатларын эт эткә, эт коерыкка җибәрә икән.

Самарда узган 19-нчы Сабантуйның үзенчәлекләре күп булды. Быел сәхнәгә шагыйрәләр күтәрелде. Мулла аулында яшәүче Гөлсирә апа Фәхретдинова, Гали аулыннан Саимә ханым Морзахановалар меңләгән халыкка үзләренең шигырьләрен сөйләделәр.

“Яктылык” мәктәбенең 60 укучысы өлкә Сабантуена өчәр күлмәк тектереп, бер сәгать буена зур сәхнәдә искитмәле музыкаль композиция күрсәттеләр.

Самарда узган 19-нчы Сабантуй шуны күрсәтте. Самарда татар халкының бу бәйрәме елдан- ел камилләшә бара, рухи яктан тулылана, шуңа да парк мәйданында 40 мең кеше булганга артык исләр дә китми. “Россия” радиосы, “Российская газета” җурналистлары үзләренең уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар, һәм халыкның айнык ял итүенә басым ясадылар. Ләкин дә алар күрә алмаган кимчелек бар иде самар Сабантуенда. Самарның дистәләгән сәүдә нокталарында сыра- хәмер ә шәраб сатуны милли юлбашчылар тыйган иде. Чучка итеннән шашлык пешермәскә дип кисәтелде. Самаралылар шулай эшләделәр дә. Ә менә рухи мәркәзебез Татарстаннан килгән дистәләгән сәүдә нокталары үзләренең витриналарын сыра- аракы- шәраб белән тутырганнар. Самара шәһәренең татар милли – мәдәни мөхтәрияте рәисе Җәмил Вәлиуллиның: “Сабантуйда исерткеч эчемлекләр сату тыелган, чучка шашлыгытыелган,”- дигән сүзенә сатучыларның җеннәре чыкты, хатын- кыз сатучылар чеп- чи сүгенеп тозлы борычлы сүзләр сиптерделәр, һәм, әйтергә кирәк, көне буе саттылар да, чучка шашлыгын кыздырдылар. Ә бит дистәләгән Баулы сатучыларның берсе генә булса да татар китапларын алып килә ала иде бит! Ә Татарстанда зәңгәр экраннарда татар китабы сатылмый дип зар тараталар. Сабантуйларда аракы, чучка шашлгы сатарга башлары җитә, ә менә татар китабын пропагандаларга нәрсә җитми икән соң? Ә шул ук вакытта Казаннан килгән Фәния Хуҗиәхмәтова бер машина дини китаплар сатып китте.

Шамил Баһаутдин, Самар.

XS
SM
MD
LG