Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:39

Блэйр урыныннан китте


Лондон – Британия премьер-министры Тони Блэйр 10 ел хакимияттә торганнан соң, бүген рәсми рәвештә урыныннан китте. Парламентта ясаган хушлашу чыгышында ул болай диде:

"Сәясәттә ызгышлар күп булса да, ул барыбер йөрәкне җилкендерүче бер сәхнә кебек. Кайчак хәрәмләшү урыны булса да, еш кына ул югары максатларга ирешү урыны. Барыгызга да, дусларга да, көндәшләргә дә – иң яхшы теләкләр. Шуның белән шул" диде Тони Блэйр.

Депутатлар аңа аяк үрә басып алкышлады. 54 яшлек Блэйр лейбористлар хөкүмәтен 10 ел җитәкләде. Аның урынына шушы 10 ел буена финанс министры булып торган 56 яшлек Гордон Браун килә.

XS
SM
MD
LG