Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда бензин тирәсендә киеренкелек арта


Тәһран – Иранда хакимиятләрнең бензин сатуны чикләү карары тирәсендә киеренкелек арта. Яңа карарга күрә, бүгеннән башлап һәр машина йөртүчесе аена күп дигәндә 100 литр бензин сатып ала ала. Реформа караштагы депутатлар, бу чикләвне кичекмәстән көчтән чыгарырга таләп итә.

Узган төндә протест белдерүчеләр Тәһрандагы бер бензин стансиясенә ут төртте.

Иран – дөняда иң күп нефт җитештерүче илләрнең берсе. Ләкин, эшкәртү ширкәтләре җитмәү сәбәпле, ул бензинны чит илдән алырга мәҗбүр.
XS
SM
MD
LG