Accessibility links

Екатеринбурда оппозиция митинг үткәрде


Екатеринбур – Берләшкән Ватандашлар Фронтының җирле бүлеге бүген Екатеринбурда шәһәр хакиме урынбасары Владимир Тунгусовны урыныннан алырга таләп итеп митинг үткәрде. Берничә көн элек машинасы белән бер хатын-кызны бәргән Тунгусовка алар җинаят эше ачырга чакырды.

Хәрәкәтнең җирле җитәкчесе Евгений Боровик митнгтан соң, милиция тарафыннан тоткарланды, һәм соңнан, бер аңлтамасыз, җибәрелде. Боровик сүзләренчә, хакимиятләр, митинг башланыр алдыннан, аның тыелган булганын хәбәр иткән.
XS
SM
MD
LG